Ə мин дөнья буйлап көлеп барам…

Ə мин дөнья буйлап көлеп барам.
( Күзеңдә моң, дисең?! Ялгышасың. Бу чык. Таңнан калган).
…Дөнья ярып телефоным чыңлый. Синең тавыш:
«Ник Син миңа шундый якын һаман?!»

Тынлык. Дәшмәү хәерлерәк булыр.
Тойгыларны тыям. Бу узгынчы халәт.
Үз җаныңа биргән соравыңа
Минем җавап хәзер нигә хаҗәт?!.

Хәлең сорашырга хәлем җитми.
Шушы мәлдә үз хәлем дә хәлдер.
Тавышыңны түгел, сулышыңны тыңлыйм:
«Син тагын да матурырак хәзер!»

Телефоным кулдан төшеп китә.
Чәлперәмә… өзелеп кала сүзең соңгы чиктә:
«Сине күрдем… Инде белдем… Гомерем буе…
Бары Сине… Яратканмын икән!..»

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт